Казан кремле музейлары май бәйрәмнәрендә эшләячәк

Казан кремле музейлары яңа, җәйге эш графигына күчә. Казанлылар ял көннәрен, шул исәптән май бәйрәмнәрен дә (1, 2 һәм 9 май), файдалы итеп үткәрә алачак.

Кунакларны янәдән дүшәмбе көннәрендә көтеп калалар. 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр, шулай ук шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанның табигый тарих музее, “Эрмитаж-Казан” үзәге, “Манеж” күргәзмәләр залы, Татарстан дәүләтчелеге музее, Туп йорты музее һәм Благовещенский собор тарихы музее эшләячәк. Касса 17.30 сәгатькә кадәр ачык. Җомга көннәрендә элеккеге кебек үк музей кунакларны 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кабул итә, касса 19.30 сәгатькә кадәр эшли. Ислам мәдәнияты музее һәр көнне 9.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр эшли, касса – 19.00 сәгатькә кадәр. “Мондый эш графигы 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк”, - дип хәбәр итә музей-тыюлык матбугат хезмәте.

Казан кремле кунакларны көн дә кабул итә. Спасс манарасы аркылы тәүлек буе керерегә мөмкин, Тайницкая манарасы аркылы 1 октябрьдән 30 апрельгә кадәр – 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр – 8.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.

 

 

kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
239
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Инде ничәнче көн синсез...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы