Логотип
Хәбәрләр

Казан Кремлендә “Шәмаил сәнгате: йолалар һәм яңалыклар” күргәзмәсе ачыла

“Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында, Кол Шәриф мәчетендә 8 июньдә “Шәмаил сәнгате: йолалар һәм яңалыклар” күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татастан мәдәният министрлыгы матб...

“Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында, Кол Шәриф мәчетендә 8 июньдә “Шәмаил сәнгате: йолалар һәм яңалыклар” күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татастан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициядә татар шәмаилләре традицияләрен дәвам итүче заманча сәнгать әсәрләре булган кебек, пыялада һәм литограф ысулы белән эшләнгән классик шәмаил үрнәкләре дә куелачак.

Экспозициянең заманча өлешендә республикада танылган һәм Мәскәүдә Каллиграфия музеенда эшләре тәкъдим ителгән рәссамнар: Владимир Попов, Гөлназ Исмәгыйлева, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәлахетдинов һәм “Галерея дебютанты” – Роза Хуҗина эшләре булачак.

Татар шәмаилләре галереясы экспозициясендә элеккеге күргәзмәләр аша яхшы таныш заман рәссамнары Җәмилә Әхмәтгалиева, Зөфәр Низамов, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Рөстәм Шәмсутов, Чулпан Шәрифуллина эшләре куелмаса, ул тулы булмас иде.

Экспозициядә тамашачы Мәрҗани фонды милке булган ХХ башындагы басма шәмаилләр репродукциясе үрнәкләрен дә күрә алачак. Алар татар шәмаилләре сәнгатендә аерым юнәлеш булып, үз вакытында техник алгарышны, милли үзаңны уятуны гәүдәләндергән. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк