Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Мәңге онытылмас ядкарь” исемле Татарстан Республикасының Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
"Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура Һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева республика белән кызыксынучылар, шулай ук Татарстан кунаклары биредә кызыклы документлар таба ала диде. “Тарих, республика белән кызыксынган һәр кеше биредә үзенә кызыклы документ табачак”, - диде Зилә Вәлиева.
Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Аюпова архивта булган эш кәгазьләрен халыкка якынайтырга кирәк дип саный. "Бүгенге төп бурычыбыз ядкарләрне саклап калу гына түгел, ә алар турында халыкка сөйләү дә. Без сезнең белән бу көннәрдә бик күп хезмәттәшлек итәрбез”, - диде ул күргәзмә кунакларына.
Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 100 дән артык эш кәгазьләре һәм предметлары урын алган. Күргәзмә июньнең беренче көннәренә кадәр эшләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан