Логотип
Хәбәрләр

Казан Кыш бабае Костромага Кар кызын туган көне белән котларга бара

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казан Кыш бабае Костромага Кар кызын туган көне белән котларга бара. Бу хакта мәгълүмат Kostroma.Today сайтына урнаштырылган. Кар кызының туган көне 31 мартта...

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казан Кыш бабае Костромага Кар кызын туган көне белән котларга бара. Бу хакта мәгълүмат Kostroma.Today сайтына урнаштырылган.

Кар кызының туган көне 31 мартта Кастромада узачак.

Казан Кыш бабаеннан тыш, бәйрәмгә Бөек Устюгтан Россия Кыш бабае, Удмуртиядән Тол бабай, Олонецтан Паккайне, Иваново өлкәсеннән Василиса Премудрая, Переславля-Залесскийдан Берендей патша, Карелиядән Талви Укко, Нократ Аланыннан Буран кызы, Кировтан Иван Царевич, Ленинград өлкәсеннән Мороз Добродеевич барачак.

Кунакларны бәйрәм парады, театральләштерелгән тамаша, флешмоб һәм язгы бал көтә.

Костромада Кар кызының туган көнен беренче тапкыр ун ел элек бәйрәм иткәннәр иде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк