Логотип
Хәбәрләр

Казан җәмәгать транспортында йөрү янә кыйммәтләнергә мөмкин.

Бу хакта сөйләшүләр атна башында ук башланды, чөнки пассажир йөртүчеләр быелгы тарифның 27 сумга барлык чыгымнарны капламавына зарландылар. Нәтиҗәдә, алар юл бәясен 31 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим ит...

Бу хакта сөйләшүләр атна башында ук башланды, чөнки пассажир йөртүчеләр быелгы тарифның 27 сумга барлык чыгымнарны капламавына зарландылар. Нәтиҗәдә, алар юл бәясен 31 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим иткән. Алар фикеренчә, бу аларның чыгымнарын компенсацияли алачак.


Хәер, юл йөрү бәясе арту турында сөйләргә иртә әле. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сүзләренә караганда, тариф үзгәрергә мөмкин, әмма беренче чиратта транспорт йөртүчеләргә түләүне арттыруның сәбәбен дәлилләргә кирәк булачак.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел юл бәясе инде бер тапкыр кыйммәтләнде. 2019 елның февраленнән барлык төр җәмәгать транспортында тариф 27 сум тәшкил итә. Моңа кадәр казанлылар һәм шәһәр кунаклары өч ел дәвамында 25әр сум түләделәр.


Автор: Олеся Дмитриева
Фото: Город Казань KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк