Логотип
Хәбәрләр

Казан мәктәпләрендә төшке аш бәясе арта

Башлангыч сыйныфлар өчен бер тапкыр ашау 66 сум, ике тапкыр ашау 94 сум, 5-11 сыйныфлар өчен төшке аш бәясе 69 сум була. 1 апрельдән Казан мәктәпләрендә ашханәдә төшке аш бәясе дүрт сумга артачак. Бу...

Башлангыч сыйныфлар өчен бер тапкыр ашау 66 сум, ике тапкыр ашау 94 сум, 5-11 сыйныфлар өчен төшке аш бәясе 69 сум була.

1 апрельдән Казан мәктәпләрендә ашханәдә төшке аш бәясе дүрт сумга артачак. Бу турыда шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Шул ук вакытта Татарстан башкаласындагы мәктәпләрдә ашханәдә ашау бәясе Россиядә иң түбәне булып кала. Льготасы булган 23 мең укучы элеккечә үк түләүсез ашый ала», ‒ диелгән бу хәбәрдә.

Башлангыч сыйныфлар өчен бер тапкыр ашау 66 сум, ике тапкыр ашау 94 сум була. 5-11 сыйныфлар өчен төшке аш бәясе 69 сум торачак.

Бәяләр үзгәрү соңгы ел ярым вакыт эчендә азык-төлек товарларына бәя арту белән бәйле, диелгән бу хәбәрдә.

Казан мәктәпләрендә төшке аш бәясе соңгы тапкыр 2017 елның ноябрендә арткан булган. 

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк