Логотип
Хәбәрләр

Казан мөселман киемнәре фестиваленә тиңнәр юк - Наилә Җиһаншина

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан башкаласында IX Казан мөселман киемнәре фестивале уза. Анда 12 дизайнерның эше белән танышырга мөмкин булачак. Бу хакта бүген “Татар-и...

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан башкаласында IX Казан мөселман киемнәре фестивале уза. Анда 12 дизайнерның эше белән танышырга мөмкин булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Бүгенге көндә әлеге фестиваль - Россиядә бердәнбер. Ул шундый зур масштабларда үткәрелә, шуңа күрә аңа тиңнәр юк. Һәм мин курыкмыйча әйтә алам: Казан – мөселман киемнәре башкаласы.

Әлеге фестивальне инде тугызынчы тапкыр, яратып уздырабыз. Һәр хатын-кыз үзенең матурлыгы белән җир йөзен бизәргә тиеш. Шушы уй безгә эшчәнлекнең бу өлкәсе белән шөгыльләнә башларга этәргеч бирде. Әйтергә кирәк, инде уңышлар да юк түгел. Хәзер татар хатын-кызлары милли кием кияргә оялмый. Карагыз сез, хәзер кызлар никахка ничек әзерләнә! Элек бу көн алай ук тантаналы түгел иде. Хәзер исә кәләш үзе генә түгел, аның кыз туганнары, әнисе дә матур итеп киенә. Безнең максат – милли стильдәге киемне таныту ”, - диде РФ һәм ТР Мөслимәләр берлеге оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина.

  • IX Халыкара мөселман киеме фестивале “Россия-Ислам дөньясы: “KazanSummit2018” халыкара икътисад саммиты кысаларында уза.
  • Чараны оештыручылар: ТР Диния нәзарәте, ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы, Россия мөслимәләр союзы, Россия мөселман дизайнерлары союзы.

Быелгы фестивальнең төп үзенчәлеге шунда: анда күбрәк чит ил дизайнерлары коллекциясе тәкъдим ителәчәк. Барысы 12 дизайнерның эшен күреп булачак.

“Бу – тәҗрибә алмашу, бер-беребезнең мәдәниятен өйрәнү һәм тагын да яхшырак эшләү өчен кирәк. Тәҗрибә уртаклашу һәрвакыт файдага, ул канатландыра һәм яңа эшләргә рухландыра”, – диде Наилә Җиһаншина.

Фестивальдә шулай ук татар коллекциясенең берничә төре: Казан, Әстерхан, Себер, Кырым татарларының костюмнары тәкъдим ителәчәк. Бу – татарларның бер үк милләт булуга карамастан, төрле җирлектә үз стильләрен булдыруның ачык мисалы.

“Татар киемнәре ул – музейларда һәм театр сәхнәсендә генә дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Чыннан да бу киемнәр XVIII-XX гасырда модада булган. Аларны шул чор дизайнерлары эшләгән. Хатын-кызлар шул чор менталитетына туры китереп киенгән. Һәр чорның үз дизайнеры”, – ди Наилә ханым. 

Фестиваль бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең Баллар залында 18.30 сәгатьтә башлана.

“Без елның бер көнен бәйрәм итәргә телибез, шуңа күрә фестивальгә керү бушлай”, – диде Наилә Җиһаншина.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк