Логотип
Хәбәрләр

Казан марафоны директоры: Биш елда Казан марафонында катнашучылар саны ун тапкыр артты

Вадим Янгиров Татарстан башкаласында халык арасында ярышлар популяр булу сәбәбен аңлатты. Казан марафоны директоры Вадим Янгиров ярышта катнашучылар саны соңгы биш елда ун тапкыр артуын әйтте. Быел м...

Вадим Янгиров Татарстан башкаласында халык арасында ярышлар популяр булу сәбәбен аңлатты.

Казан марафоны директоры Вадим Янгиров ярышта катнашучылар саны соңгы биш елда ун тапкыр артуын әйтте. Быел марафонда 25 меңгә якын кеше катнашачак.

«Спортны популярлаштыруның Татарстан сайлаган генераль линиясе акрынлап үз җимешләрен бирә башлады. Шуны аңларга кирәк: биредә яртысыннан артыгы — читтән килгән кешеләр. Моның белән без бер үк вакытта ике куянны тотабыз: җирле халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштырабыз (быел марафон 350 гә якын казанлы чыга) һәм кешеләрне Татарстанга җәлеп итәбез», - диде ул.

«Бу туризмны яхшырту чарасы да. Чаралар үткәрелә, объектлар төзелә, зур эш алып барыла, марафонның популярлык сәбәбе дә шунда», — диде Янгиров.

Ул шулай ук марафонны киләсе елларга үстерү планнары турында сөйләде. «Нинди генә планнар куйсак та, без ниндидер уйлап чыгарылган саннарга каршы. Без йөгерү индустриясе базарын үстерү өчен кешеләрне спортка өйрәтәчәкбез. Кешеләрне спортка тарту буенча зур программа алып барыла», — диде ул.

«Без йөгерүчеләр күбрәк булсын өчен барысын да эшләячәкбез. Мин узган елдагы нәтиҗәләрне анализларга кирәк дип саныйм — биш ел элек биредә 2,5 мең кеше катнашкан булса, хәзер 25 мең. Биш елга ун тапкыр үсеш - яхшы тенденция», - ди Янгиров.


Артур Шипилов

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк