Логотип
Хәбәрләр

Казан Мэриясе "биетә" яки миннән биюче чыгармы?

“А что там происходит, давай, посмотрим”, диючеләр дә тукталып, безнең белән биергә кереште.

 

 Саф һавада, Казанның иң матур урыннарының берсе – Кабан күле буенда бер төркем халык рәхәтләнеп биеде, дисәм, ышанасызмы? Әйе, бу Казанның гөрләп торган мәдәни тормышы өчен гадәти күренеш, диярсез. Юк, монысы гадәти генә булмады бит! Су өслегенә җәелгән бию көйләренә кушылып, талгын хәрәкәтләнүчеләрне, вальс әйләнүчеләрне күргән бар анысы. Ә монысы чып-чын остаханә булды! Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә үткәрелүче “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проекты бу. Беренче дәрестә катнашучылар “Ярмәк вагы”на басарга өйрәнсә, монысында Г.Камал театры артистлары Илдус Габдрахманов, Артур Шәйдуллин, Ләйсән Гатауллина җыелучыларны чечетка биетте!

  Илдус Габдрахмановның “степ” остасы икәнен күптән беләбез инде, спектакльләрдә биюнең әлеге төрен кертеп җибәреп, тамашачыны шаккаттыра иде ул. Монысында исә “Бию пәрие” спектаклендәге чечеткага басу серләренә төшендерделәр. Дөресен генә әйткәндә, мин үземнән чечетка остасы килеп чыкмаячыгына 100% ышанган халәттә бардым. Кая инде, шулкадәр җитезлек таләп итә бит ул, буталмый ничекләр биергә кирәк, дип уйладым. Әмма, артистларның хәрәкәтләренә ияреп кабатлаган аяклар берзаман үзләре үк тыпырдый башламасынмы!Әле махсус өслек һәм аяк киемнәре дә булса, Илдус абыйның хәрәкәтләреннән бер дә калышасы түгел идем.Чечеткага бары аяклар хәрәкәте дип карарга кирәкми. Бу, биюләрнең башка төрләре кебек үк, “күңелдәгесен әйтеп бирү”, ягъни фикереңне аяклар хәрәкәте ярдәмендә җиткерү икән. Әлбәттә, артистлар безгә иң җайлы хәрәкәтләр үрелешен күрсәтте, чечеткада ритм һәм гәүдә төзлеге сакланырга тиеш дип аңлатты безгә Артур Шәйдуллин. Камал театрының яшь актрисасы Ләйсән Гатауллина да өйрәнчек кенә. Бию серләренә аны Артур үзе төшендергән. “Чечеткасы көннән-көн яхшыра”, – ди Артур.

Шулай итеп, күл буена җыелучыларны шактый “тыпырдаттылар”. Араларында “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектының узган елгы чараларында катнашучылар да, быел килеп кушылучылар да, күл буенда ял итеп йөргән җирдән тукталучылар да бар иде. Беләсезме, күңелгә ятышлысы ни булды: остаханә татар телендә барды. “А что там происходит, давай, посмотрим”, диючеләр дә тукталып, безнең белән биергә кереште. Татарча аңламыйбыз, дип китеп баручылар булмады. Һәркем биредәге бию дулкынына иярә алды. Җәйнең бик матур, җылы, рәхәт көне менә шулай үтәргә тиеш лә ул! Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегеннән тагын шундый кызыклы чаралар көтеп калабыз!

Әлегә исә киләсе дәресләргә әзерләник! Алар сентябрьгә кадәр узачак! Төгәлрәк расписание @milli.kzn Телеграм-каналында!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк