Логотип
Хәбәрләр

Казан мэры чемпионатка кадәр башкаланы чәчәкләргә күмәргә кушкан

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Футбол буенча дөнья чемпионатына Казан чәчәкләргә күмелергә һәм чисталыгы, кунакчыллыгы белән истә калырга тиеш. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин бүген шәһәр урамна...

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Футбол буенча дөнья чемпионатына Казан чәчәкләргә күмелергә һәм чисталыгы, кунакчыллыгы белән истә калырга тиеш. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин бүген шәһәр урамнарын карап йөргәндә җиткергән. Шул турыда Казан мэриясе порталында хәбәр ителә.

Казан мэры футбол буенча дөнья чемпионатына шәһәрне яхшылап әзерләүне йөкләгән һәм эшмәкәрләрне үз предприятиеләрен төзекләндерергә, кафе һәм кибет алларын чәчәк түтәлләре белән бизәргә чакырган.

“Универсиада вакытында Казан чисталыгы һәм чәчәкләр күплеге белән аерылып торды. Казан турында: „Иң чиста, иң кунакчыл, иң чәчәкле шәһәр”, дип истә калсын өчен ниләр эшләп буласын уйлагыз”, дигән мэр. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк