Логотип
Хәбәрләр

Казан метросында Камал театры брендлы поезд йөри башлады

Казан метросында Камал театры бренды белән бизәлгән поезд йөри башлады. Бүген Әмәт станциясе метро станциясендә әлеге поезд пассажирларга тәкъдим ителде. Казан метросында йөрүче поездларның берсе тыш...

Казан метросында Камал театры бренды белән бизәлгән поезд йөри башлады. Бүген Әмәт станциясе метро станциясендә әлеге поезд пассажирларга тәкъдим ителде.

Казан метросында йөрүче поездларның берсе тышкы яктан Камал театрында куелган спектакльләрдән күренешләр белән бизәлсә, эчке яктан спектакльләрдә яңгыраган цитаталар урнаштырылган. Болар – репертуардан төшкән легендар спектакльләрдән һәм әле дә репертуарда булган сәхнә әсәрләреннән халык күңеленә кереп калган юллар. Оештыручылар алтмышлап цитатаның ике телдә урнаштырылуын әйтә.

Камал театры директоры Илфир Якупов һәм артистлар «Камал поездыннан» Әмәт станциясендә төште. Артистларны театр оркестры каршы алды. Вагоннан чыккан артистлар «Казан кичләре» җырын башкардылар.

«Без театр турында театрның үзендә генә түгел, метрода да искә төшерергә телибез. Соры вагоннарга түгел, театр белән бизәлгән вагоннарга кереп, шәһәр халкының һәм кунакларның кәефе күтәрелсен! Театр бар, театрлар яши дип без шушы поездны җибәрдек. Ярдәмсез булмады – Президентыбызга һәм шәһәр башлыкларына бик зур рәхмәт. Күреп торасыз – күңелле поезд», – диде Илфир Якупов.

«Бу без уйлап тапкан әйбер түгел. Андый поездлар чит илләрдә дә, Мәскәү белән Питерда да йөри. Без фестивальләрдә йөреп торгач, моны күрәбез һәм яхшы идеяләрне үзебезгә дә алып кайтабыз», – диде ул.

«Бу безнең театр өчен хайп, хәзерге сүз белән әйткәндә. Мин инде социаль челтәрләрдә дусларымның сторисларында шушы поездны күрә башладым. Мондый акцияләр театрның дәрәҗәсен күтәрә. Бу вагоннарга кергән кешедә театр белән кызыксыну уянырга тиеш», – ди Артур Шәйдуллин. Актер үзенең дә метрода йөрүен әйтә.

«Бу безнең өчен яңалык түгел. Ел саен нәрсә дә булса уйлап чыгарабыз. Без трамвайда да уйнап йөрдек. Трамвайдан төшмичә безнең белән маршрутның буеннан буена йөрүчеләр булды. Соңгысы булмасын», – диде Камал театры оркестрының баш дирижеры Фуат Әбүбәкеров.

Камал театры Казан метросында «үз поездында» флешмоблар һәм төрле акцияләр уздырачак. Камал брендлы поезд Казан метросында әлегә өч ай йөриячәк дип планлаштырылган.

Фото: Инстаграм @kamalteatr 

 татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк