Логотип
Хәбәрләр

"Казан" милли-мәдәни үзәгенең Милли китапханәгә кушылуы турындагы сүзләр кире кагылды

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Милли китапханәсенең “Казан” милли-мәдәни үзәге белән кушылу ихтималы турында татар зыялылары арасында чыккан имеш-мимешләрнең нигезендә...

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Милли китапханәсенең “Казан” милли-мәдәни үзәге белән кушылу ихтималы турында татар зыялылары арасында чыккан имеш-мимешләрнең нигезендә Милли китапханә бинасы өчен урын эзләү проблемасы ята. "Татар-информ" хәбәрчесе, җаваплы җитәкчеләр белән сөйләшкәч, шундый нәтиҗәгә килде.

Мәгълүмат өчен: "Казан" милли мәдәни үзәгенең оештыручысы - Казан мэриясе. Милли китапханә республика карамагындагы учреждение.

“Казан” милли-мәдәни үзәге бинасы турында кистереп бернәрсә дә әйтә алмыйм, документларда “НКЦ районында, тирәсендә” дип билгеләп үтелгән”, - диде Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Искәртеп үтәбез, Халык язучысы Разил Вәлиев озак еллар Татарстан Милли китапханәсен җитәкләде һәм хәзерге вакытта Милли ктиапханәнең Кайгыртучылар советы рәисе.

“Бу мәсьәлә тулаем хәл ителмәгән, Хөкүмәт карары юк. Әмма Президент юлламасында бу хакта ап-ачык итеп әйтелде: “Татарстан Республикасының 100 еллыгына Концерт залы һәм Милли китапханәгә биналар төзелергә тиеш”, - диелде. Хөкүмәткә бурыч йөкләнде. Хөкүмәт бу бурычны тормышка ашыру буенча эш планы кабул итте. Татарстанның йөз еллыгын үткәрү буенча аерым программа да бар. Анда да Милли китапханә бинасы төзү каралган. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Милли китапханә техник задание эшләп бирделәр. Татарстан Төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аны карый, өйрәнә, тәкъдимнәрен өсти һәм ул Хөкүмәт җитәкчелегенең өстәленә салына. Президент белән килештерелгәннән соң Хөкүмәт карары кабул ителер дип уйлыйм”, - дип аңлатты Разил Вәлиев.

Ул китапханә өчен каралган урыннарның икәү икәнлеген әйтте. Аның берсе – “Гаилә” үзәге белән “Ривьера” арасындагы комлык, икенчесе “Казан” милли-мәдәни үзәге янәшәсендәге мәйдан. Разил Вәлиев әле карар кабул ителмәгәнлегенә басым ясый.

“Бу инде шәһәр үзәгендәге бик яхшы урын. Әмма анда ни дәрәҗәдә була алыр икән?" – дип дәвам итте ул “Казан” милли-мәдәни үзәге янында зур урын булмавына ишарәләп. - Безгә 3 миллион ярым китапларыбызны нормативлар буенча урнаштыру өчен хәзер булганыннан сигез мәртәбә артык мәйдан, ягъни, 49 мең кв.м.лы бина кирәк. Милли-мәдәни үзәк янында андый зурлыктагы бина төзеп булырмы икән? Ул очракта инде безгә үзебезне элекке биналырыбызны да үзебезгә калдырырга туры киләчәк. Монысы да начар вариант түгел. Әгәр дә безгә Кремль урамындагы борынгы бинасы кала икән, ә без аны калырга тиеш дип саныйбыз, анда халкыбызның һәм төрле халыкларның төрле телләрдә моннан бик күп еллар элек иҗат ителгән сирәк кульязма һәм басма китаплар урнаштырырга булыр иде. Безнең ул байлыгыбыз искиткеч зур. Татарстан милли китапханәсе фондлар байлыгы ягыннан Россиядә иң байлардан санала. Безнең фондлардагы беренче татар китаплары XIV гасырга карый. Алар искиткеч кыйммәткә ия. Шушы борынгы матур бинага борынгы китапларны урнаштыра алсак, без бу мәсьәләне уңай хәл итә алыр идек. Анда аның музее да булыр дип хыялланабыз”.

Искәртеп үтәбез, Бүгенге көндә Милли китапханә китаплары Кремль урамындагы бинасында, Карл Маркс урамындагы 36нчы йортта, Театр урамындагы бинада. 250 меңләп китап, төйнәлгән килеш, Кремль урамындагы, әлегә буш торган Югары Суд бинасында саклана. 250 мең чамасы китап вакытлыча “Идел-пресс” складларында тора. Күптән түгел китапханәгә Островский урамында 400 кв.м.га якын бина бирелгән. Анда да вакытлыча китапларның бер өлеше күчереләчәк.

Татарстан Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова Милли-мәдәни үзәк бинасының Милли китапханәгә бирелүе турында карар булмавына басым ясый, әлегә моның вариант буларак каралуын әйтә.

“Казан” милли-мәдәни үзәге бинасына килгәндә, Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Искәндәр Абзалов аның Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә бирелүе мөмкинлеген кире какты, ә инде имеш-мимешләргә килгәндә “утсыз төтен булмый” дию белән чикләнде. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк