Казан паркларында кырыкка якын стационар булмаган сәүдә объекты ачылачак

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан паркларында кырыкка якын стационар булмаган сәүдә объекты ачылачак. Парклар һәм скверлар дирекциясенә Казанның 15 паркында стационар булмаган сәүдә объектлары урнаштыруны оештыру буенча вәкаләтләр тапшырылган. Дирекция башлыгы Алсу Сәетова бүген мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта белдерде.

Моңа кадәр бу эш белән Кулланучылар базары комитеты шөгыльләнә иде.

Хәзерге вакытта аукционда тугыз парк катнаша, аларның территориясендә 37 стационар булмаган сәүдә объекты урнаштырылачак, диде Алсу Сәетова.

«Стационар булмаган сәүдә объектлары исемлеген формалаштырганда без парклар һәм скверларның сәүдә рәтләре яки ярминкә мәйданчыклары түгел, ә мәдәният һәм ял парклары булуыннан чыгып эш иттек», - дип искәртте ул.

Кунакларның иминлеген тәэмин итү һәм аларга уңайлы булсын өчен, сәүдә рәтләрен балалар мәйданчыкларыннан читтә урнаштыру турында карар кабул ителгән. Стационар булмаган сәүдә объектлары схемасын төзегәндә шулай ук берничә парк территориясендә стационар җәмәгать туклануы объектлары эшләве дә исәпкә алынган. 

татар-информ

Фото: metshin.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
734
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
959
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1408
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1175
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
912
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1331
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы