Логотип
Хәбәрләр

Казан паркларында скандинавия йөреше буенча тренировкалар башлана

9 февральдән Казан паркларында скандинавия йөреше буенча бушлай тренировкалар башлана. Дәресләрне «Крылья Советов», «Сосновая роща», «Комсомолец» паркларында, шулай ук Горки-Әмәт урманында профессиона...

9 февральдән Казан паркларында скандинавия йөреше буенча бушлай тренировкалар башлана. Дәресләрне «Крылья Советов», «Сосновая роща», «Комсомолец» паркларында, шулай ук Горки-Әмәт урманында профессиональ тренерлар үткәрәчәк.

«Крылья Советов» паркында тренировкалар 9, 23 февральдә һәм 2 мартта узачак, язылу өчен +7(965) 587-79-97 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Химиклар мәдәният йорты янындагы «Сосновая роща» паркында барлык теләүчеләр өчен дә 10, 17, 24 февральдә һәм 3 мартта тренировкалар узачак. Катнашу өчен +7(965) 587-79-97 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Горки-Әмәт урманындагы узачак дәресләр 19, 17, 24 февраль һәм 3 мартта үтәчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 (905) 317-03-52

Комаров урамы буенча «Комсомолец» паркында скандинавия йөреше 9, 16, 23 февраль һәм 2 март көннәрендә узачак, +7 (905) 317-03-52 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Барлык күнегүләр 9.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Дәресләр яңа уенчыларга да, тәҗрибәле кешеләргә дә туры килә. Теләк белдерүчеләргә үзләре белән йөрү өчен таяклар алырга кирәк.

Автор: Александра Иванова

Фото: Денис Гордийко

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк