Логотип
Хәбәрләр

Казан Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керде

Туристлар фикеренчә, Татарстан башкаласы Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керә. Бу хакта Tvil.ru сервисы хәбәр итә. Респондентларның 10 проценты иң эшчән кешеләр Казанда яши д...

Туристлар фикеренчә, Татарстан башкаласы Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керә. Бу хакта Tvil.ru сервисы хәбәр итә.

Респондентларның 10 проценты иң эшчән кешеләр Казанда яши дип белдергән. Шул рәвешле, Татарстан башкаласы ил буенча дүртенче баскычта урнашкан.

Социаль челтәрләрдәге сораштырулар нигезендә төзелгән рейтингның лидеры – Мәскәү. Сораштырылучыларның 36,67 проценты фикеренчә, иң хезмәт сөючән халык Россия башкаласында гомер итә.

Икенче урынны Санкт-Петербург һәм Новосибирск шәһәрләре бүлешкән, алар өчен 13,33әр процент респондент тавыш биргән. Өченче урында - Екатеринбург (11,67 процент).

Бишенче урындагы Уфаны респондентларның 6,67 проценты телгә алган. Ялта һәм Сочи – 3,33әр процент, Краснодар һәм Геленджик аннан да азрак тавыш җыйган.

Фото: Михаил Захаров/архив

 татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк