Логотип
Хәбәрләр

Казан тамашачысы Туймазы театрының «Әлдермештән Әлмәндәр»ен аншлаг белән карады

Туймазы театрының «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Казан тамашачысы аншлаг белән карады. Казанда Башкортстанның татар театры гастрольләре бара. Туймазы татар дәүләт драма театры Казан гастрольләре ө...

Туймазы театрының «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Казан тамашачысы аншлаг белән карады. Казанда Башкортстанның татар театры гастрольләре бара.

Туймазы татар дәүләт драма театры Казан гастрольләре өчен соңгы премьераларын сайлаган иде. Үткән сезон ахырында театр Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» легендар әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльне башкорт артисты һәм режиссеры Азат Җиһаншин куйган.

«Без Шәүкәт абый Биктимеров кебек Әлмәндәр ясасак, ул җинаять булыр иде. Заманында аны Салават, Сибай театрлары да куйды. Һәр театрның һәр әсәргә үз карашы булырга тиеш. Без аны үзебезчә күрдек һәм үзебезчә уйныйбыз», - диде театр директоры Фирзәт Габидуллин.

Әлмәндәр ролендә – Башкортстанның атказанган артисты Данил Нурыйханов, Әҗәл – Руслан Вахитов. Спектакльне тәмамлап баш ияргә чыккан артистларның кайберләренең күзләрендә шатлык яше иде.

Спектакльне карарга Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина да килгән. Ул спектакльдән соң сәхнәгә чыгып театр коллективына рәхмәтләрен җиткерде.

Туймазы театры гастрольләре бүген Әнгам Атнабаевның «Игезәкләр» комедиясе белән төгәлләнә. Гастрольләр Кариев театры сәхнәсендә барды.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк