Логотип
Хәбәрләр

Казан тирәсендә «гөмбәле» урыннар исемлеге

Соңгы арада яңгырларның күп булуы гөмбәчеләр өчен шатлыклы вакыйгадыр, мөгаен. Алдагы ялларда гөмбә яратучылар хичшиксез буш кәрзиннәр белән кайтмаячак. Шул уңайдан, без «Сәхнә» журналы укучыларын Ка...

Соңгы арада яңгырларның күп булуы гөмбәчеләр өчен шатлыклы вакыйгадыр, мөгаен. Алдагы ялларда гөмбә яратучылар хичшиксез буш кәрзиннәр белән кайтмаячак.

Шул уңайдан, без «Сәхнә» журналы укучыларын Казан читендә гөмбә күп булган урыннар белән таныштырырга булдык:

Биектау районы, Дөбъяз авылы


Биектау арманнарында усак, каен гөмбәләре күп. Шулай ук маслята гөмбәсен дә очратырга мөмкин. Казаннан 50 чакрым ераклыкта урнашкан.

Арча районы, Каенсар авылы

Бу якларда гөмбә урыннары күп. Ак гөмбә, усак һәм каен гөмбәләрен күпләп җыярга мөмкин.

Лаеш районы, Карташиха авылы

Элеккеге Карташиха авылы җирән гөмбә яратучылар өчен менә дигән урын! Казаннан 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Лаеш районы гөмбәнең күп төрләре белән сөендерә. Столбищи һәм Никольское поселокларында гөмбәчеләр гөреҗдә, баллы гөмбә, каен гөмбәсе һәм и моховик гөмбәләрен күпләп җыя ала.

Биек тау районының Пановка авылы

Биредә гөмбәле урыннарны урманга кермичә дә очратырга була. Маслята һәм әтәч гөмбәсен якын тирәдәге посадкалардан да җыярга мөмкин. Казаннан 40 чакрым ераклыкта урнашкан каен посадкасында усак гөмбәсе җир-җиләге кебек чәчелгән.

Казан, «Изумрудное» күле

Карьер һәм Аккош күле урманнары өстә саналган гөмбәле урыннардан бер дә калышмый. Биредә усак гөмбәсе һәм опята гөмбәсен туйганчы җыярга була. Иң мөһиме – ялган гөмбә җыймаска! Әгәр дә җыя белмисез икән, гөмбәгә тәҗрибәле кеше белән генә барыгыз.

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк