Логотип
Хәбәрләр

Казан циркының ачылу көне билгеле

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Оксана Романова). Казан циркы реставрация һәм капиталь ремонт эшләреннән соң 16 мартта рәсми рәвештә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Төзелеш...

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Оксана Романова). Казан циркы реставрация һәм капиталь ремонт эшләреннән соң 16 мартта рәсми рәвештә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат сәркатибе Гөлназ Миңнеханова хәбәр итте.

50 еллык тарихы булган бинаны яңарту эшләре узган язда башланды. Быелның гыйнварында журналистларны беренче тапкыр бинадагы эш процессы һәм бу вакытка ирешелгән нәтиҗәләр белән таныштырдылар.

«Татар-информ» агентлыгына цирк администрациясеннән хәбәр итүләренчә, бинаның алгы һәм тамашачылар утыра торган өлеше рәсми рәвештә ачылганнан соң, административ янкормада ремонт эшләре, соңрак башлану сәбәпле, әле дәвам итәргә дә мөмкин.

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк