Логотип
Хәбәрләр

Казан туристлар өчен популяр шәһәрләр өчлегенә керде

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Казан 8 Мартта сәяхәтләр буенча туристлар өчен популяр шәһәрләр өчлегенә керде. Ул өченче урында. Бу хакта Tvil.ru торакны броньлау сервисы хәбәр итә. Тат...

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Казан 8 Мартта сәяхәтләр буенча туристлар өчен популяр шәһәрләр өчлегенә керде. Ул өченче урында. Бу хакта Tvil.ru торакны броньлау сервисы хәбәр итә.

Татарстан башкаласы Россиянең төп шәһәрләрен – Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән алга чыкты.

Туристларлар өчен популяр шәһәрләр бишлеген Сочи һәм Екатеринбург төгәлли. Икенче бишлеккә Ярославль, Псков, Сергиев Посад, Выборг һәм Тверь керә.

Казанда туристлар торакны уртача өч төнгә тәүлегенә 3,1 мең сум белән броньлаган. Мәскәү апартаментлары тәүлегенә 3,5 мең сум тора. Иң арзан торак Псковта (тәүлегенә 2,5 мең сум), иң кыммәтлесе – Сочида (тәүлегенә 3,6 мең сум).

Рейтинг 7нән 12 мартка кадәр кунакханә һәм апартаментларда яшәү өчен броньлау мәгълүматлары нигезендә төзелгән.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк