Логотип
Хәбәрләр

Казан туристлары Татарстаннан “Зәңгәр шәл”, “Батыр” чәе, “Шүрәле” кайнатмасы алып китә ала

Казанга килгән туристлар Татарстан күчтәнәче итеп, чәкчәк, казылык, как, бал белән бергә, “Зәңгәр шәл”, “Батыр”, “Су анасы”, “Алтынчәч” исемле чәйләр, “Шүрәле”, “Сабантуй”, “Нечкәбил” атамалы кайнатма...

Казанга килгән туристлар Татарстан күчтәнәче итеп, чәкчәк, казылык, как, бал белән бергә, “Зәңгәр шәл”, “Батыр”, “Су анасы”, “Алтынчәч” исемле чәйләр, “Шүрәле”, “Сабантуй”, “Нечкәбил” атамалы кайнатмалар алып китә ала. Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә Казан шәһәренең туризм буенча комитеты, шәхси “Богема” һәм “Казан күчтәнәче” брендлары бүген үзләренең сувенир продукциясен тәкъдим итте.

“Без сувенир продукцияләре җитештерү һәм сату эше белән 1997 елдан бирле шөгыльләнәбез. Бу – безнең гаилә бизнесы”, - диде “Богема” оешмасы җитәкчесе урынбасары Юлия Абдуллина. – Үзебезнең дизайнерларыбыз, “Сөембикә” исемле дизайн студиясе, җиһазларыбыз бар. 2009 елда “Кытай товарлары”ннан китеп, татар милли тематикасына күчәргә булдык. Үзебезнең продукцияне җитештерү белән беррәттән, министрлыклар өчен заказлар үтибез, башка партнерларга тартмалар, төргәкләр ясауда ярдәм күрсәтәбез. 

“Богема” тәкъдим иткән сувенирлардан магнит, брелок, милли түштамгалар, татар бизәкләре белән чигелгән һәм шул чигүгә охшатып рәсемгә төшерелгән картиналар, бокаллар кызыксыну уята туристларда.
“Сувенирларны вип-продукция итеп тә, эконом вариантта да эшлибез. Әйтик, чигүле картина – 1900, аның рәсемле имитациясе 200 сум тора", - диде Юлия Абдуллина.

Казан шәһәрен сурәтләп – кызыл автобуска эт, песи кебек йорт хайваннары утыртылган магнит 2016 елда “Иң яхшы туристлык сувениры” номинацисендә Гран-при яулаган.

“Казан күчтәнәче” бренды хуҗасы Гөлшәһидә Озсой гастрономик сувенирлар тәкъдим итә. Биредә чәкчәк, казылык, как, бал белән бергә, “Зәңгәр шәл”, “Батыр”, “Су анасы”, “Алтынчәч” исемле чәйләр, “Шүрәле”, “Сабантуй”, “Нечкәбил” атамалы кайнатмаларны күрергә була.

“Традицион чәкчәкне мин түбәтәй формасындагы савытка урнаштырырга булдым. Күреп торасыз, чәйләр дә танылган сәнгать әсәрләре исемнәре белән аталган. “Татар гармуны” тартмасына казылык, чәкчәк, чәй, кайнатма, бал, как салып әзерләдем. “Казан чәе” нә исә кайнатма, чәй, чәкчәк кереп урнашты. Чәкчәкне дә “Кремль ярминкәсе” җыелмасы исеме астында тәкъдим иттем”, - диде Гөлшаһидә Озсой.

  • “Казан күчтәнәче” бренды 2016 елдан бирле эшләп килә.

Казан шәһәренең туризм үсешенә ярдәм комитеты “Казан” язулы ручка, карандаш, магнитлар тәкъдим итә.

“Казан – Россиянең иң популяр туристлык шәһәрләренең берсе. Шуңа күрә без бүген Казан шәһәре брендын тәкъдим итәргә булдык. Сез монда традицион татар орнаменты белән эшләнгән магнитлар, ручка, карандашлар күрә аласыз. Әлеге сувенир продукциясе туристларга гына түгел, төрле җирләрдән килгән журналистлар өчен дә кызыклы һәм истәлекле булачак”, - диде Динә Дәминова.

Чемпионат вакытында, матбугат үзәгендә һәр көн саен 11.00-12.00 аралыгында күргәзмә-интерактивлар булачак. Кичә мондый төрдәге интерактивны Лаеш районы фольклор коллективлары тәкъдим иткән иде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк