Логотип
Хәбәрләр

Казан университеты укытучыларны һәм студентларны «Әгъзамов укулары»на чакыра

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). 15 февральдә Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап конференция оештырыла. Конференциянең мат...

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). 15 февральдә Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап конференция оештырыла. Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак. Бу турыда "Мәгариф"журналы, татар журналистикасы кафедрасына сылтама белән, хәбәр итә. 

Конференциядә турыдан-туры һәм читтән торып катнашырга мөмкин.  

Журналда хәбәр ителгәнчә, «Әгъзамов укулары»нда түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар булачак:

–Гаммәви коммуникациянең тарихы һәм хәзерге үсеше;

–Гуманист мирасы: Идел буе милли журналистикасын үстерүдә Ф.И. Әгъзамовның урыны;

–Медиа өлкәсен гуманлаштыру проблемалары;

–Медиалингвистика һәм редакцияләү мәсьәләләре;

– Цифрлы технологияләр чорында визуаль коммуникация: тәҗрибә, системалы характеристикалар, прогнозлар;

–Милли газета-журналларяңа үсеш модельләрен эзләү юлында;

–Чит илләрнеңмедиа чараларында кешелек дөньясының глобаль проблемалары яктыртылышы;

–Журналистларны укытуга яңача карашлар.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк