Логотип
Хәбәрләр

Казан университетында түрәләрне татарчага өйрәтәләр

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университетында түрәләр өчен эшлекле татар теле курслары башлангыч алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтында хәбәр ителә....

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университетында түрәләр өчен эшлекле татар теле курслары башлангыч алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Дәүләт хезмәткәрләре өчен татар теле” квалификацияне күтәрү программасы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе мәйданында уза, диелә хәбәрдә.

Югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ике төркем укый: рус телле тыңлаучылар эшлекле татар теленең башлангыч дәрәҗәсен өйрәнәчәк, икенче төркем өчен тирәнтен өйрәнү каралган.

Өйрәнү программасында – Татарстанда тел сәясәте, татар әдәби теле, эшлекле татар стиле үзенчәлекләре, эшлекле өлкәдә коммуникация белән таныштыру.

Курслар 23 мартта тәмамлана.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк