Логотип
Хәбәрләр

Казан яшь тамашачы театры балаларның кышкы каникулларын диңгез маҗаралары белән башлады

Казан яшь тамашачы театры кышкы каникулларның һәр көненә төрле спектакльләр куйган. Каникул спектакльләре парады бүген премьера белән - Дамир Сәлимҗановның «Веселый Роджер» диңгез маҗаралары белән баш...

Казан яшь тамашачы театры кышкы каникулларның һәр көненә төрле спектакльләр куйган. Каникул спектакльләре парады бүген премьера белән - Дамир Сәлимҗановның «Веселый Роджер» диңгез маҗаралары белән башланды. Әсәрне сәхнәгә Илгиз Зәйниев куйган.

Спектакльнең сюжеты буенча үзара сугыша торган ике команда пиратлары – «бүреләр» һәм «мәчеләр» хәзинә эзлиләр. Аларның һәрберсендә картаның яртысы бар. Ике корабль юнгаларының бер-берсенә гашыйк булуы пиратларны берләштерә. Хәзинәне алар бергә табалар.

Спектакль алдыннан фойедагы чыршы янында Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән әйлән-бәйлән оештырыла.

Казан яшь тамашачы көндезге спектакльләрне көнгә ике тапкыр күрсәтә. Иртәгә афишада – «Итекле мәче» әкияте нигезендә язылган «Про кота и про любовь» спектакле, 4 гыйнварда «Молодильные яблочки» музыкаль әкияте, 5 гыйнварда «Джельсомино в стране лжецов» маҗаралы мюзиклы, 6 гыйнварда «Кошкин дом» музыкаль әкияте, 7 гыйнварда – «Пингвины».

Каникул көннәрендә 12+ тамгасы белән кичке спектакльләр дә тәкъдим ителә.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/02/178194/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк