Логотип
Хәбәрләр

Казан зоопаркыннан тавислар качкан

Зооботаника бакчасында әлеге мәгълүматны кире кактылар.  Бүген иртән Казан зоопаркыннан тавислар качкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды. Иртәнге биштә зоопарк х...

Зооботаника бакчасында әлеге мәгълүматны кире кактылар.

 Бүген иртән Казан зоопаркыннан тавислар качкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Иртәнге биштә зоопарк хезмәткәрләре качкан кошларны аулауда ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Әмма зоопаркның матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны кире кактылар.

«Кошлар зоопарк территориясе буйлап иркенләп йөри, кайчагында аннан читкә чыгып, тукталышка кадәр барып җитәләр. Безнең хезмәткәрләр аларны кабат зоопарк территориясенә куып кертә. Без махсус хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдек, бәлки зооботаника бакчасына килгән берәр кеше шалтыратып әйткәндер», - диде зоопаркның матбугат сәркатибе Илсөя Вәлиева.

Хәзерге вакытта зоопаркта 11гә якын тавис яши, диде ул. 

Фото: Салават Камалетдинов

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк