Логотип
Хәбәрләр

Казанда 15 телевизион канал күрсәтми торырга мөмкин

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Казанда телевидение һәм радиотапшыруларның аналоглы һәм цифрлы 15 каналы күрсәтүдән туктап торырга мөмкин. Шәһәрдә радиотелеүзәк манарасында яктырткычны монтажлауда п...

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Казанда телевидение һәм радиотапшыруларның аналоглы һәм цифрлы 15 каналы күрсәтүдән туктап торырга мөмкин. Шәһәрдә радиотелеүзәк манарасында яктырткычны монтажлауда планлы эшләр бара. Бу хакта Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

“20 марттан 29 апрельгә кадәр “Татарстан Республикасы РТПЦ” ның РТРС филиалы объектында радиотелеүзәк манарасында яктырткычны монтажлауда планлы эшләр  бара. Эш көннәрендә 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр телевидение һәм радиотапшыруларның аналоглы һәм цифрлы программалары күрсәтелмәскә мөмкин”, - диелгән бу хәбәрдә.

“Беренче канал”, “Россия 1”, “Татарстан”, “Россия-Культура”, “ТНВ”, “Бишенче канал”, “Звезда”, “Россия радиосы”, “Татарстан радиосы”, “Маяк” радиосы, “Вести ФМ” радиосы, “Ретро-ФМ” радиосы, “Наше радио”, “Серебряный дождь” радиосы, беренче һәм икенче мультиплекслар программасы пакетлары туктап торырга мөмкин.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк