Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында 48 бушлай шатлл йөриячәк

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында футбол яратучыларга уңайлы булсын өчен 48 бушлай шатлл хәрәкәт итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов белдерде.
Алар Спорт сарае - “Кәҗә бистәсе” метро станциясе – “Адоратский урамы” тукталышы, “Казан-2” тимер юл вокзалы, “Тандем” сәүдә үзәге һәм “Парк Хаус” сәүдә үзәге аша “Адоратский урамы” тукталышына кадәр хәрәкәт итәчәк.
“Ихтыяҗ булган очракта, матч башланырга 4 сәгать кала, шулай ук аэропорттан “Адоратский урамы” тукталышына кадәр шаттллар йөриячәк”, - дип билгеләп үтте Фәттахов.
Җанатарларга эзләп табарга җайлы булсын өчен бу автобусларга чемпионат символикасы куелачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан