Логотип
Хәбәрләр

Казанда 30нчы мәктәпнең “Балачак” хәйрия концерты үтте

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казан шәһәре Яңа Савин районының 30нчы төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Балачак” хәйрия концерты үтте. Мәктәп концертны ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә...

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казан шәһәре Яңа Савин районының 30нчы төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Балачак” хәйрия концерты үтте. Мәктәп концертны ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышу максатыннан үткәрә. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә мәктәпнең директоры Илсур Миндубаев әйтте.

Директор сүзләренчә, бу концертта мәктәптә укыган барлык бала да чыгыш ясый. “Бу - безнең ел саен уздырыла торган традицион йомгаклау концерты, ләкин быел без аны Хәйрия елы булу уңаеннан хәйрия концерты итеп игълан иттек. Билетлар сатудан кергән акчаны без ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә бирәбез. Хәйрия концертын оештыру – ул безнең мәктәп коллективының идеясе. Бу проект безнең бик уникаль, чөнки безнең мәктәптә хәзерге вакытта 190 бала белем алса, бүген алар барысы да сәхнәдә чыгыш ясый. Безнең үзебезнең өстәмә белем бирү педагогы, хореографыбыз бар. Балалар җырлар да җырлыйлар, шигырьләр дә сөйлиләр, биеп тә күрсәтәләр. Концерт программасы гел бик бай. Төрле олимпиадаларда, конкурсларда җиңү яулаган балаларны да бүләклибез. Концерт була дип без алдан ук хәбәр итәбез, шул исәптән һәр теләгән кеше дә концертка килә ала. Мәктәпне берничә ел элек тәмамлаган укучыларыбыз да килә. Быел концертка килгән барлык кеше дә үзенең өлешен ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә юнәлтә ала. Безнең быелгы максатыбыз нәкъ менә шул”, - диде ул.

Илсур Миндубаев бүгенге бәйрәмгә 9 бала тәрбияли торган Алсу ханым килүен әйтте. “Алсу ханым балалары белән бүген концертка кунакка киләчәк. Әлеге 9 бала арасыннан икесе генә аның үз баласы, башка балаларны ул ире белән тәрбиягә алган булган. Көтмәгәндә генә Алсу ханымның тормыш иптәше үлеп китә. Алсу ханым бүгенге көндә 9 баланы берүзе тәрбияләп үстерә. Һәм менә без җыелган акчаның бер өлешен әлеге гаиләгә тапшырачакбыз, алар - бүген безнең көтелгән кунак”, - диде директор.

Әлеге концертның иганәчеләре – “МебельДан” сәүдә-җитештерү компаниясе, “Патша мәче” матурлык салоны, “КишМиш” кафесы, “Айболит” медицина үзәге, “SUVARI” ирләр киеме кибетләр челтәре һәм бал җитештерүче.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк