Логотип
Хәбәрләр

Казанда 7 майда транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Казанда 7 майда транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк, диелгән шәһәр порталында. Чикләүләр Җиңү парадына репетиция ясау һәм “Казан Арена” стадионында “Рубин” һәм “Уфа”...

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Казанда 7 майда транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк, диелгән шәһәр порталында.

Чикләүләр Җиңү парадына репетиция ясау һәм “Казан Арена” стадионында “Рубин” һәм “Уфа” клублары арасында тест матчы уздыру белән бәйле.

“Казан Арена” стадионында “Рубин” һәм “Уфа” клублары арасында тест матчы узу сәбәпле, 17.00 дән 22.00 сәгатькә кадәр С.Хәким, Чистай, Гаврилов, Академик Арбузов, Журналистлар урамнарында һәм Ямашев проспектында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.

Иртәнге 9.00дан 13.00 сәгатькә кадәр исә Меңъеллык мәйданында, Бауман урамында, 18.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр Бауман, Декабристлар, Кремль яр буе, Болак һәм Ташаяк урамнары буйлап өлешчә транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу урамнарда кайбер урыннарда хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк.

Матч тәмамланганнан соң "Адоратский” һәм “Ветеринария академиясе” тукталышларында өстәмә транспорт булачак.

Искәртеп үтик, 7 майда “Казан Арена” стадионында “Рубин” һәм “Уфа” клублары арасында футбол буенча тест матчы узачак. Һәркем өчен керү түләүсез. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк