Логотип
Хәбәрләр

Казанда ачык һавада кино күрсәтүләр башлана

Казан паркларында һәм скверларында, Дөнья чемпионатына багышлап, ачык һавада  кинофильмнар күрсәтү башлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Татарстан Мәдәни...

Казан паркларында һәм скверларында, Дөнья чемпионатына багышлап, ачык һавада  кинофильмнар күрсәтү башлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Татаркино” дәүләт оешмасы һәм АНО “Кино вакыты” дирекциясе спорт кинематографы дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга чакыра.

Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган мәдәни чараларның төп планына урамда өч мәйданда 15 кинофильм күрсәтү кергән: Горький исемендәге паркта һәм Аксенов исемендәге скверда 9 сеанс - “Киномарафон: тизрәк, җитезрәк, көчлерәк” ; Горки-Әмәт паркында 6 сеанс – “Спорт киносы чемпионаты “Сәламәт кызыксыну”.

29 июньдә, 1, 4, 5, 8 һәм 13 июльдә программада - төрле илләрнең фильмнары: FIFA төзелү тарихы, футбол йолдызлары, уңыш тарихы һәм трагик матч турында. Алар арасында ике премьера бар: “Минем тормыш” һәм “Роналду Мессига каршы”.

Шулай ук программага Россиядә төшерелгән яңа фильмнар, Казанны Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләү турындагы фильм презентациясе, спорт-күңел ачу чаралары (воркаут, чирлидинг, урам спорты) кергән.

7, 11, 18 июльдә кино Аксенов исемендәге скверда күрсәтеләчәк.

Ачык һавада фильмнар барысы да 20:00 һәм 20:30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк