Логотип
Хәбәрләр

Казанда “Ак чәчәкләр” бульвары ачылды

Кичә Казанда “Ак чәчәкләр” бульвары ачылды. Яңа җәмәгать киңлеге белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Красноярск крае губернаторы Александр Усс һәм Казан Мэры Илсур Метшин таныштылар. Бульва...

Кичә Казанда “Ак чәчәкләр” бульвары ачылды. Яңа җәмәгать киңлеге белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Красноярск крае губернаторы Александр Усс һәм Казан Мэры Илсур Метшин таныштылар.

Бульвар Әпсәләмов урамында – Ямашев проспектыннан Четаев урамына кадәр – урнашкан. Җиңү паркы һәм “Истанбул” скверы янында урнашып, ул биредә яшәүчеләргә җәмәгать транспорты тукталышларына куркынычсыз үтүне тәэмин итә.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә проектның бер өлеше генә гамәлгә ашырылган. Бульварның Чистай урамында урнашачак ягын киләсе елда төзекләндерергә планлаштырыла. Проект өчен чаралар республика бюджетыннан бүленгән.

Кунаклар яңа бульварның территориясен карадылар. Ямашев проспекты ягыннан татар хәрефле басу машинкасы рәвешендә арт-объект урнаштырылган. Ул язучы Габдрахман Әпсәләмов тормышына ишарәли. Бу – архитекторлар һәм Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина идеясе.

Керү мәйданчыгы янында төрле чаралар һәм кафе булыр, дип планлаштырыла. Кунаклар фонтан ягына үттеләр. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман билгеләп үткәнчә, бу коры фонтан. Су агымнары булачак, ә ачык бассейн – юк. Фонтан янында ял итү урыннары оештырылган.

Биредә балала зонасы да бар. Уен мәйдначыгында кечкенә балалар да, үсмерләр дә күңелләренә хуш килерлек шөгыль таба ала.

Бульвар территориясе видеокүзәтү, автоматлаштырылган су сиптерү системалары белән тәэмин ителгән. Биредә велосипедлар өчен юллар да бар.

Билгеләп үтәргә кирәк, җәмәгать киңлекләрен актив рәвештә төзекләндерү Казанның төрле районнарында башкарыла. Мәсәлән, күптән түгел Фучик урамында бульвар ачылды, тиздән “Комсомолец” ТК янындагы паркта төзекләндерү эшләре тәмамланачак.

ТР Президенты ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, Казанда моңа кадәр ачылган объектларны Красноярск крае губернаторына күрсәткәннәр. Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өчен Себер төбәге делегациясенең Казанга килүе көтелә.

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров, Мәдәния идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һ.б. катнашты.

 

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк