Логотип
Хәбәрләр

Казанда аккредитацияләнгән генераль консуллар Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумында булды

Билгеле булганча, 2019 елның 22-27 августында Казанда зур халыкара вакыйга - WorldSkillsKazan-2019 эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионаты узачак. Татарстан чемпионатны оештыру һәм уздыруга, шулай ук я...

Билгеле булганча, 2019 елның 22-27 августында Казанда зур халыкара вакыйга - WorldSkillsKazan-2019 эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионаты узачак.

Татарстан чемпионатны оештыру һәм уздыруга, шулай ук яшь татарстанлыларның һөнәри осталык буенча ярышларда лаеклы катнашуына әзерләнә.

Казан халык сәнгать һөнәрләре  техникумы чемпионатка белгечләр әзерләү буенча  иң мөһим мәйданчыкларыннан берсе булып тора. Инде бүген үк аның укучылары Бөтенроссия һәм халыкара һөнәри осталык ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешә.

Техникумда Венгрия, Иран, Казахстан һәм Төркия генераль консуллары булды. Техникум директоры Раушания Сәүбанова кунаклар өчен уку аудиторияләре, остаханәләр буенча экскурсия үткәрде һәм аларны техникум укучылары белән таныштырды.

Очрашу актлар залында уку йортының презентациясе белән башланып китте, анда студентлар кунакларны туган телләрендә сәламләде һәм республика халыклары костюмнарыннан чыгышлар күрсәтте.

Генераль консуллар  методик материаллар һәм кирәкле җиһазлар  белән тәэмин ителгән  сыйныфларда һәм остаханәләрдә уку процессын күзәтте. Алар педагоглар һәм укучылар белән аралашты, милли костюмнар тегү, шулай ук тире  һәм агач белән эшләү, ювелир эшләнмәләр ясау белән танышты.

Билгеле булганча, техникумның төп бурычы -  яшьләрне ювелир, чигүче, тегүче, костюмнар буенча рәссам, агач, тире, керамика белән эшләүче, сәнгать – бизәү эшләрен башкаручы, дизайнер  һөнәрләренә өйрәтеп, халык һөнәрчелеген саклау, үстерү һәм популярлаштыру.

Студентлар югары квалификацияле осталар җитәкчелегендә милли стильләр, орнаментлар, башкару технологияләрен өйрәнәләр, халык һөнәрләре һәм кәсеп эшләнмәләре әзерлиләр.

Техникумда илебез халык һөнәрләренең иң яхшы традицияләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. Уку процессына тәҗрибәле педагоглар, танылган рәссамнар һәм һөнәр осталары, сәнгать белгечләре җәлеп ителә. Укучылар даими рәвештә сәнгать күргәзмәләренә йөри, бәхеткә, Казан андый чараларга бай.

Болар барысы да искиткеч югары нәтиҗәләргә китерә. Республиканың иҗади яшьләре арасында техникумның популярлыгы үсә.

Үзенең актив белем бирү эшчәнлеге елларында техникум төбәк, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге 150дән артык күргәзмә һәм ярминкәләрдә катнашты һәм дипломнар белән бүләкләнде: «KAZANHALAL», «ЕвроАзия», Бөтенроссия Спас ярминкәсе, «Алтын куллар», «Казан кәсәсе», «Осталар шәһәре», «Снежный барс», «Арт –Галерея», «Кузьминки», «Мәгариф. Карьера», «Нократ осталары», «Каравон» һ. б.

Техникум студентлары һәм укытучыларының эшләнмәләре Россиядә һәм БДБ илләрендә генә түгел, АКШ, Бөекбритания, Австралия, Голландия, Португалия, Германия, Кытай музейлары һәм шәхси коллекцияләренең экспозицияләрен бизи.

Татарстан делегацияләре Россия регионнарына һәм чит илләргә сәяхәтләрендә еш кына техникум  продукциясенең иң яхшы үрнәкләрен алып бара.

Шуны да искәртеп үтик: М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисткасы Гульнора Гатина Сөембикә образын уйнаганда өстенә Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумын тәмамлап чыккан тегүчеләр әзерләгән костюм кигән.

Техникумның сәнгать эшләнмәләре берничә тапкыр «Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары һәм хезмәтләре» республика конкурсының I һәм II дәрәҗәдәге  Дипломнары белән бүләкләнде, ә зәркән эшләнмәләре коллекциясе әлеге конкурсның лауреаты исеменә лаек булды.

Уку йорты белән танышуның соңгы пункты  техникумның халык һөнәрчелеге музеенда булды, биредә халык сәнгать һөнәрләренең төрле юнәлешләрен тәкъдим итүче иң яхшы үрнәкләр  тәкъдим ителде.

Укучылар тарафыннан милли стильдә әзерләнгән зәркән эшләнмәләре кунакларда аеруча зур кызыксыну һәм соклану уятты.

Консуллар тарафыннан мондый кызыксыну булу аңлашыла. Техникум укучысы Илгиз Латыйпов ювелир эше  компетенциясе буенча «WorldSkils Russia 2018»  VI Яшь профессионаллар илкүләм чемпионаты финалына  чыкты (2 урын).

Аңа кадәр дә техникум укучыларының WorldSkillsRussia төбәк чемпионатында шул ук компетенциядә казанышлары бар иде.

Дипломатлар техникум җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, үзара  элемтәләрне үстерүгә кызыксынулары зур булуын әйттеләр.

Техникум да, үз чиратында, халыкара хезмәттәшлекне үстерү, халыкара тәҗрибәне өйрәнү һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, Татарстанның мәдәни потенциалын республикадан  читтә дә тәкъдир итү, башкаларның халык һөнәрләре һәм кәсепләре өлкәсендә традицияләрне саклау тәҗрибәсе белән кызыксына.

WorldSkills-2019 Дөнья чемпионаты кебек мөһим вакыйга алдыннан Казан өчен  бу бигрәк тә актуаль.

Чыганак: mincult.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк