Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
22-25 июнь көннәрендә Камал театры сәхнәсендә Александрин театрының Зур гастрольләре башланды. Шул уңайдан Александрин театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Владимирович Фокин белән матбугат очрашуы узды. Әлеге очрашуда Фокин Камал театрының яңа бинасы турында үз фикерен белдерде, «Нәүрүз» фестивале кысаларында Халыкара Театр Олимпиадасының махсус программасы күрсәтелү һәм киләсе олимпиада кайда узарга мөмкин булуы турында да сөйләде.
Валерий Фокин: «Камал театрының яңа бинасында булган мөмкинлекләр уңай да, тискәре характерда булган мөмкинлекләр бирә, аның белән ничек куллануга, ничек эшләүгә карый инде. Монда 3 төрле искиткеч зал булу, әлбәттә, бик кызыклы. Эксперименталь һәм традицион куелышлар өчен дә мөмкинлекләр зур. Бина үзе шаккатыра. Аны хәзер бәлки күбрәк театраль, мәдәни, хәтта халыкара үзәк кебек тә кабул итәргә буладыр. Театрның монда гади бер киңлек буларак кына түгел, ә идея ягыннан да саклануы мөһим. Бу иң төп бурыч. Минемчә, моны Фәрит Рәфкат улы да, җитәкчеләр дә бик яхшы аңлый. Алар моны аңлый, ләкин бу проблема. Чөнки бинаның матурлыгына алданып театр рухын югалтырга мөмкин. Театр рухы югалырга тиеш түгел. Моның өчен вакыт узу һәм тәҗрибә җыю гына кирәк»
Киләсе Халыкара Театр Олимпиадасы кайда һәм кайчан үткәрелү турында да Валерий Фокин үз фикерен белдерде:
«Киләсе Халыкара Театр Олимпиадасы 2027 елда Үзбәкстанда уздыру планлаштырыла. Һәрхәлдә, килешүләр бара, нәтиҗәдә без уйлаганча килеп чыгар дип өметләнәм. Бүген күпнәрсә бик катлаулы икәнен без барыбыз да аңлыйбыз, иртәгә нәрсә буласын белеп булмый. Барысы да яхшы узар дип өметләнәбез. Халыкара Театр Олимпиадасына спектакльләрне сайлаганда, барыннан да элек, бүгенге көндә безнең партнерлар булган илләргә басым ясадык. Ә икенче принцип – бу партнер илләр һәм аларның театр коллективлары сәнгать ягыннан югары дәрәҗәдә булуы мөһим булды. «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев һәм аның ярдәмчеләре төп экспертлар булды, беренче сайлап алуны алар ясады.
Гастрольләргә килгәндә, безнең театр өчен, шәхсән минем өчен бу имтиханны тапшыру бик мөһим. Чөнки теләсә кайсы гастроль – ул имтихан. Яңа мәйданчык, тамашачы бөтенләй башка, тиз арада аңларга тырышырга кирәк булган факторлар бик күп, ә вакыт әз. Шуңа күрә болар барысы да бик катлаулы. Профессиональ яктан бу сынау. Әлбәттә, без барнәрсәнең югары дәрәҗәдә булуын бик телибез»
Гастрольләрнең беренче көнендә Россиянең милли драма театры (Александрин театры) Ф.М.Достоевскийның «Игрок» әсәренә нигезләнеп куелган «Литургия ZERO» спектаклен тәкъдим итте. Тамашачы спектакльне җылы кабул итте, ахырда артистлар озакка сузылган алкышлауларга күмелде.
Фото – Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк