Казанда Алтай курчак театры гастрольләре башлана

Гастрольләр 3 майда «Денискины рассказы» спектакле белән 11 сәгатьтә ачыла.
«Әкият» татар дәүләт курчак театры белән «Сказка» Алтай дәүләт курчак театры гастрольләр алмаша. 3 – 6 май көннәрендә Казанда Алтай театры гастрольләре үтә. Бу хакта Татар дәүләт курчак театрының матбугат үзәге хәбәр итә.
Барнаул шәһәрендә урнашкан курчак театры Казанга өч спектакль алып килә. Болар – В.Драгунский хикәяләре буенча «Денискины рассказы» курчак спектакле; «Маша и Медведь» һәм «Серебряное копытце» әкиятләре. Гастрольләр 3 майда «Денискины рассказы» спектакле белән 11 сәгатьтә ачыла.
«Сказка» Алтай дәүләт курчак театры яңа сезонда Татар дәүләт курчак театрының Барнаулга киләчәген хәбәр итә. Тастрольләр 31 октябрь – 4 ноябрьгә планлаштырылган, «Әкият» курчак театры «Өч кыз», «Хаврошечка» һәм «Цветик-семицветик» әкиятләрен алып килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте