Логотип
Хәбәрләр

Казанда җанатарлар фестивалендә ни өчен агач йомычкалары җәелгәнен аңлаттылар

Казанда дөнья чемпионатының җанатарлар җыела торган Фан-фест зонасында җиргә ни өчен агач йомычкалар җәелгәнен аңлаттылар. IT паркта – дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат конфер...

Казанда дөнья чемпионатының җанатарлар җыела торган Фан-фест зонасында җиргә ни өчен агач йомычкалар җәелгәнен аңлаттылар. IT паркта – дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә агач йомычканың өстенлекләре турында сөйләделәр.

Казан шәһәре парклар һәм скверлар дирекциясе генераль директоры Алсу Сәетова мондый материалның экологик яктан чиста булуын, аның актив таушалуга чыдам булуын билгеләп узды. Бер журналистның агач кисәкләре үзе өчен уңайсыз булуы турында сүзләренә җавап биреп ул: “Моны иң яхшы вариант дип таптык. Нинди генә газон булса да, бу кадәр трафикны чыдата алмас иде. Әз генә яңгыр яуса да, газон бозылып пычракка әйләнер иде. Озак кына уйлаганнан соң, экспертлар агач йомачканы иң кулай вариант дип тапты. Бик күпләргә бу материал бик ошый. Анда утырып та торып була, ятып торучылар да бар. Агач йомычка буенча әле шикаятьләр юк”, - диде.

Алсу Сәетова, урамда челлә булуын истә тотканда, бу җиргә асфальт җәелгән булса, аның кызып, тагын да эссе бөркелергә мөмкин булуын да искәртте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да агач материал җәюнең уңай якларын билгеләп узды. «Бу уңышлы ноу-хау. Кешеләр рәхәтләнеп утырып, ятып тора ала. Ул эстетик яктан да матур, яңгыр яуса, суны да үзенә тиз сеңдерә. Газон җәю катлаулырак булыр иде”, - дип белдерде. Ләйлә Фазлыева моның ФИФА белән килештерелгәнен билгеләп үтте.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк