Логотип
Хәбәрләр

Казанда авария хәлендәге 7 яңгыр сулары канализациясенең 4-се ябылган

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар, Екатерина Виславская). Казанда 2015 елдан авария хәлендәге 7 яңгыр сулары канализациясенең 4-се ябылган, шул исәптән 2017 елда – 1-се. Быел бу юнәлештә эшләр дәва...

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар, Екатерина Виславская). Казанда 2015 елдан авария хәлендәге 7 яңгыр сулары канализациясенең 4-се ябылган, шул исәптән 2017 елда – 1-се. Быел бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте бүген Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казан Мэры Илсур Метшинга традицион отчет бирү барышында.

Яңгыр сулары канализациясе: бер ел эчендә 8,3 км магистраль коллекторлар чистартылды

Яңгыр сулары канализацияләренең үткәрү мөмкинлеген яхшырту өчен Казанда 2017 елда республика бюджетыннан 100 млн сум бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, 8,3 км магистраль коллекторлар чистартылган, ә 2012 елдан – 224 км, ягъни барлык канализациянең 59 проценты.

“Бүгенге көндә 2012 елда, яңгыр сулары канализациясе өстендә эш башлаганда, авария хәлендәге 7 канализациянең 4-се бетерелде, шул исәптән Зорге урамындагы иң зур канализация 2017 елда юк ителде. Быел әлеге эшләр кысаларында Техника урамындагы канализация юкка чыгарылачак”, - диде И. Куляжев.

Урам яктыртылуы: 28 бистәдә 1050 яктылык чыганагына күбрәк

Казанның 28 торак массивында узган елда урам яктыртылуы яңартылды – 1050 яктылык чыганагы Привольный, Колсәет, Дәрвишләр, Вознесенское, Борисково, Салмачи, Мирный, Юдино, Северный, Борисоглебское бистәләрендә барлыкка килде. Татарстан бюджетыннан әлеге максатларда 30 млн сум бүленгән.

Казан урамнарында яңа фонарьлар шулай ук паркларны, иске юлларны төзекләндерү, яңаларын төзү программалары ярдәмендә урнаштырылган.

Соңгы биш ел эчендә артым 17 мең яктылык чыганагы, яисә 22% тәшкил итә.

“Ел башына 80 меңнән артык яктылык чыганагына техник хезмәт күрсәтелә, урам яктыртылу челтәренең озынлыгы 2572 км”, - дип билгеләп үтте Тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы.

Юл эшләре: 175 урам, 340 ишегалды, 46 кварталлар эчендәге юл

2017 елда юл эшләренә моңарчы булмаган күләмдә акча бүленгән – 6,1 млрд сум, бу 175 урам, 340 ишегалды, 46 кварталлар эчендәге юлларны төзекләндерергә ярдәм иткән.

2016 елга китерелгән мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтләре саны югары булган 51 урын юк ителгән: 12 светофор, 15 км цинкланган киртәләр, 530 юл билгесе куелган. Казанның 13 торак массивында 21 юл, беренче тапкыр 24 бакчачылык ширкәтенә илтүче 7 юл ясалган.

Ике җир асты җәяүлеләр кичүен төзекләндерү эшләре тәмамланды

“2017 елда 40 елдан артык эксплуатацияләнгән ике җир асты җәяүлеләр кичүен төзекләндерү эшләре тәмамланды, - диде И.Куляжев. – Бу Восстание һәм Декабристлар урамнары киселешендә урнашкан кичү (1975 елда төзелгән) һәм Дәрвишләр бистәсендәге Липатов урамындагы кичү (1972 елда төзелгән)”.

Әлеге максатларда республика бюджетыннан 18 млн сум бүленгән.

Җәмәгать киңлекләре: бер ел эчендә 8 объект төзекләндерелгән

Массалы ял итү урыннарын төзекләндерүгә 2017 елда 1 млрд сум бирелгән, шул исәптән 300 млн сум – меценатлар акчасы. Бер ел эчендә 8 объект төзекләндерелгән: Урицкий ис. парк, “Крылья советов”, “Черек күл”, Җиңү, “Калейдоскоп” парклары, Горки-Әмәт урманы, Түбән Кабан күле яр буе, Аккош күлләре. 2013 елдан 140 объектның барлыгы 60-ы төзекләндерелгән.

2017 елда Оренбург трактын һәм Универсиада проспектын төзекләндерү эшләре дәвам иткән.

Хисап бирү утырышында Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Башкарма комитет җитәкчесенең җир, милек һәм финанс мәсьәләре буенча урынбасары Радик Шәфигуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары – шәһәр дизайны бүлеге җитәкчесе Жанна Белицкая һәм “Горводзеленхоз” Трест МУП мөдире Роза Заббарова катнашты.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк