Логотип
Хәбәрләр

Казанда бер гаилә баласына Месси хөрмәтенә исем кушкан

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 396 бала (232 малай һәм 164 кыз) тууы теркәлгән. Казанда бер гаилә баласына Месси хөрмәтенә Лионель дип исем кушкан. Бу турыда шәһәр...

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 396 бала (232 малай һәм 164 кыз) тууы теркәлгән.

Казанда бер гаилә баласына Месси хөрмәтенә Лионель дип исем кушкан. Бу турыда шәһәр мэриясе матбугат хезмәте Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итте.

Узган атнада кушылган башка сирәк исемнәр арасында Доминик, Галиябану, Анетта, Робия, Юлия, Альберт, Милан, Зиннур, Ильин бар. Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр Артем, Аяз, Радмир, Тимур, Ясминә, Екатерина, Дарья, Дамир, Арсений, Мария булган.

Казандагы иң яшь анага 17 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 49. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1440 һәм 4560 грамм. Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 396 бала (232 малай һәм 164 кыз) тууы теркәлгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 197 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 68 һәм 55 яшь.

Фото: pixabay.com

Татар-Информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк