Логотип
Хәбәрләр

Казанда беренче җәмәгать бакчасы барлыкка киләчәк

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Казандагы беренче җәмәгать бакчасы Горки-Әмәт урманының төп үзенчәлеге булачак. Дирекция башлыгы Алсу Сәетова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта белд...

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Казандагы беренче җәмәгать бакчасы Горки-Әмәт урманының төп үзенчәлеге булачак. Дирекция башлыгы Алсу Сәетова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта белдерде.

Парк территориясендә ясалган махсус түтәлдә балалар яшел тәмләткечләр, төрле яшелчәләр утырта һәм аларны җәй дәвамында карый, сентябрь аенда исә уңышка бәя бирә алачак. Дирекциядә әлеге уңайдан хәтта махсус фестиваль оештырырга да ниятлиләр.

«Бу – Европа парк зоналарында киң таралган тәҗрибә. Күптән түгел ул Мәскәүнең Горький паркында пәйда булды һәм менә Казанга да килеп җитте. Мондый бакчалар киләчәктә зур паркларда гына түгел, ә ишегалды территорияләрендә дә барлыкка килер дип өметләнәбез», - диде Алсу Сәетова.  

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк