Казанда беренче татарча клуб концертын Альберт Нурминский куячак

Концерт Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында 15 майда үтә.
Татар рэперы Альберт Нурминский Казанда беренче авторлык концертын куя. Бу - Казанда беренче татарча клуб концерты булачак. “Концерт 2 сәгатьлек программадан тора. Аннары бер сәгать вакытны аралашуга һәм сэлфиларга калдырдык”, - ди концертның директоры Альбина Бәширова.
Концертка кунак булып җырчы Айшә киләчәк. Рэпер янына эстрада җырчысы Айшәнең эпатажлыгы өчен сайланган.
Концерт программасы һәм җырчыларның костюмнары балаларның яше 12+ булуын истә тотып сайлана. Чөнки Альберт Нурминскийның төп тамашачысы – урта һәм өлкән класслардагы мәктәп укучылары, I һәм II курс студентлары.
“Безнең максатыбыз җыр тыңлату гына түгел, ә аралашу мөмкинлеге бирү. Уеннар уйнатабыз, призга – футболкалар, значоклар бар. Яшьләр өчен кызыклы булачак”, - ди Альбина Бәширова.
Концерт Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында 15 майда үтә. Башлана – 18.30 сәгатьтә.
Оештыручылар концертка 300ләп тамашачы килер, дип көтәләр.
- Альберт Нурминский – популяр татар рэперы. Репертуары урам тормышы турында җырлардан тора. Тумышы белән Балтач районының Норма авылыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте