Логотип
Хәбәрләр

Казанда берничә телеканал эшен вакытлыча туктатып тора

21 ноябрьдә Казанда кайбер каналларның теле — һәм радиотапшырулары вакытлыча туктатылачак. Бу Югары Ослан авылында «Телецентр» антеннасы терәгендә планнан тыш ремонт эшләре белән бәйле. Казан мэриясе...

21 ноябрьдә Казанда кайбер каналларның теле — һәм радиотапшырулары вакытлыча туктатылачак. Бу Югары Ослан авылында «Телецентр» антеннасы терәгендә планнан тыш ремонт эшләре белән бәйле. Казан мэриясе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массалы коммуникацияләр өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматы буенча, тапшыру җиһазлары 7.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сүндереләчәк.

Бу вакытта «Радио такси FM», «Радио Татарстан — Яңа гасыр», «Радио дача», «Русское радио», «Искатель Казань», «Радио «Комсомольская правда», «Радио мир», «Новое радио», «Радио рекорд», «Волга /Радио шансон», «Радио пассажир M/Ди FM» (DFM), «Казань-FM/Релаксэфем — спокойная волна» эшләми тора.

Шулай ук «Эхо Москвы», «Милицейская волна», «Радио 107,8 Казань/РАДИО любовь», «23 ТВК» (цифрлы телевидение), «26 ТВК» (цифрлы телевидение) да туктап торачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк