Логотип
Хәбәрләр

Казанда чүп-чарны аерым җыю савытларына рус һәм татар телләрендә мәгълүмат язачаклар

Казанның Авиатөзелеш районында куелачак  чүп-чарны аерым җыю савытларына рус һәм татар телләрендә мәгълүмат язачаклар. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе ур...

Казанның Авиатөзелеш районында куелачак  чүп-чарны аерым җыю савытларына рус һәм татар телләрендә мәгълүмат язачаклар. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин шул хакта хәбәр итте.

Биредә август башыннан сынау режимында чүп-чарны аерым җыю системасын гамәлгә кертәчәкләр. 109 мәйданчыкта чүп-чарны аерым җыю өчен 428 контейнер урнаштырачаклар. Аларның һәркайсында рус һәм татар телләрендә мәгълүмат урын алган төсле наклейкалар ябыштырылачак, диде Гыйниятуллин.

Әйтик, сары наклейкалы контейнерлар сәнәгый эшкәртү өчен яраклы коры калдыклар (газеталар, пыяла банкалар, полиэтилен пакетлар), соры төстәгеләре исә дымлы калдыклар (азык-төлек, реклама буклетлары, кием-салым) өчен билгеләнгән, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Куркыныч калдыклар (батарейкалар, градусниклар) өчен 10 экобокс урнаштыру күздә тотыла. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк