Казанда чүп яндыру заводы төзелешенә каршы булучылар референдум үткәрергә тәкъдим итте
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында калдыклар белән эшләү буенча эшче төркем икенче очрашуга җыелды. Анда Осиново бистәсендә чүп яндыру з...
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында калдыклар белән эшләү буенча эшче төркем икенче очрашуга җыелды. Анда Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе буенча референдум үткәрергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу тәкъдимне юрист һәм эколог Роза Фәрдиева белдерде. Очрашуга килгән активистлар референдум үткәрүгә әзерлекне башлау өчен тавыш бирделәр.
Шулай ук башка идеяләр булды. КФУ профессоры Йосыф Азимов бу мәсьәләне хәл итәргә галимнәрне катнаштырырга киңәш итте. Ул полимер калдыкларны ягулык итеп эшкәртү мөмкинлеген искәртте. Гомумән алганда, очрашуда катнашучылар шәһәр вузларының фәнни потенциалын кулланырга кирәклеге белән килештеләр.
Активист Антон Голубков чүп-чарны аерым җыю өчен инфраструктураны үстерергә, муниципаль учреждениеләрдә терекөмешле лампалар кулланудан баш тартырга һәм тараларга бердәм стандарт кертергә тәкъдим итте.
Шулай ук бер кулланылышлы пластик савыт-сабадан баш тарту, чүп калдыклары мәсьәләсен хәл итү өчен җитештерүчеләрне һәм сатучыларны җәлеп итү турында да тәкъдимнәр булды. Пластик савыт-сабаны крахмалдан ясалганга алыштыру мөмкинлеге турында “Салават күпере” торк комплексында яшәүче Камил Сираев, ә чүп-чарны эшкәртү өчен бизнесменнарны җәлеп итү турында активист Гүзәл Хәлилова белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк