Логотип
Хәбәрләр

Казанда дөньядагы беренче электрон оркестр булдырачаклар

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Казанда дөньяда ише булмаган уникаль проект – электрон уен кораллары оркестры булдырырга планлаштыралар. Яңа коллектив үз эшен җәен Казанның футбол...

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Казанда дөньяда ише булмаган уникаль проект – электрон уен кораллары оркестры булдырырга планлаштыралар. Яңа коллектив үз эшен җәен Казанның футбол буенча дөнья чемпионаты матчларында башлар, дип көтелә.

Sforzando башкару сәнгатенең хәйрия фонды җитәкчесе Данияр Соколов сөйләвенчә, оркестр составына фондтагы шул ук исемдәге яшьләр оркестры музыкантлары керәчәк. Барлык музыкаль уен кораллары – кыллы төркемнән тынлыга кадәр – барысы да электрон булачак.

Классик агач уен коралларыннан өстенлекләре шунда – урам фестивальләрендә, перформансларда, концертларда әлеге “электроника” алыштыргысыз булачак. Салкында алар катып калмый, техник чаралар ярдәмендә тавышы ерак араларга ишетелә алачак. 

татар-информ

Фото: фонд «Sforzando», пресс-служба Президента РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк