Логотип
Хәбәрләр

Казанда «Ел җитәкчесе-2018» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанның «Корстон» комплексында «Ел җитәкчесе-2018» республика иҗтимагый бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. Барлыгы 22 идарәчегә күкрәк билгесе һәм диплом тапшырылды. Бу турыда Татарстан Президентының...

Казанның «Корстон» комплексында «Ел җитәкчесе-2018» республика иҗтимагый бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. Барлыгы 22 идарәчегә күкрәк билгесе һәм диплом тапшырылды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта чарада катнашучыларга «Татарстан-2018» фильмын тәкъдим иттеләр. Татарстан Президенты Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның тантананың мактаулы кунагы булуына игътибарны юнәлтте һәм ветеранны бүген 93 яшь тулуы белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов чарага килгән идарәчеләрне алдынгыларга һәм артта калучыларга бүлеп карауның мәгънәсен күрмим диде. «Безнең искиткеч җитәкчеләр командасы – производство командирлары, алар ярдәме белән республика һәм гомумән ил үсеш ала. Республика икътисады - безнең ил икътисадының җитди өлеше»,  диде ул.

Аннары Татарстан Президенты Татарстанның икътисад өлкәсендәге казанышларын санап узды. «Бирегә килгән командага Хөкүмәт, парламент исеменнән сезнең хезмәт коллективларына рәхмәт сүзләре җиткерүегезне сорыйм!»  диде ул. Рөстәм Миңнеханов алдынгы идарәчеләргә һәм белгечләргә «Фидакарь хезмәте өчен» медальләрен, шулай ук Россиянең атказанган химигы, атказанган машина төзүчесе, атказанган азык сәнәгате хезмәткәре исемнәрен бирде.

Аннары республика Премьер-министры Алексей Песошин бәйге комиссиясе рәисе буларак, конкурс йомгаклары турында сөйләде. Анда катнашу өчен 103 җитәкче тәкъдим ителде, 85 кеше катнашты һәм 22 лауреат исемнәре игълан ителде. Татарстаннның  Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының IX томын һәм фондның рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйге йомгаклары буенча истәлекле китап нәшер ителәчәк. Ул республика һәм муниципаль органнарга, Татарстанның Милли китапханәсенә җибәреләчәк, шулай ук конкурс лауреатларына тапшырылачак.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк