Логотип
Хәбәрләр

Казанда Елизавета Романованың тормыш юлына багышланган фильм премьерасы була

Иртәгә, 18 июльдә,  Казанда “Синема5” кинотеатрында режиссер Алексей Барыкинның “Осанна” фильмы премьерасы була. Картина соңгы рус императрицасының сеңлесе Елизавета Федоровна Романованың фаҗигале тор...

Иртәгә, 18 июльдә,  Казанда “Синема5” кинотеатрында режиссер Алексей Барыкинның “Осанна” фильмы премьерасы була. Картина соңгы рус императрицасының сеңлесе Елизавета Федоровна Романованың фаҗигале тормыш юлына багышлана. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Фильмда төп рольләрне танылган Россия киноактерлары Александр Михайлов («Любовь и голуби»), Андрей Мерзликин («Бумер»), шулай ук Россиянең халык артисты, балерина Илзе Лиепа башкара. Фильмнан соң, картинаны төшерүчеләр белән очрашу уздырыла.

Фильм премьерасы Екатеринбургта патша гаиләсенең үтерелүенә 100 ел булуны һәм 1918 елда Алапаевск шәһәрендә Елизавета Романованың үтерелүен искә алуга багышлана. Әлеге вакыйгаларны искә алып, фильм Казанда, Мәскәүдә, Екатеринбургта, Алапаевскта бер үк вакытта күрсәтеләчәк.

  • Елизавета Федоровна – XX гасырның руслар арасында иң танылган изге хатын-кызларыннан санала. Ул - Королева Викториянең кызы. Бөек князь Сергей Александровичка кияүгә чыга. Ире үтерелгәннән соң, хәйриячелек белән шөгыльләнә башлый. Мәскәүдә Марфа-Мария обителенә нигез сала. 1918 елда большевиклар тарафыннан вәхшиләрчә үтерелә – тереләй Алапаевск шахтасына ыргытыла. Фильм әлеге фаҗигале вакыйгаларга багышлана.

Фильмда Елизавета Федоровнаның Казанда Изге Ана иконасы пәйда булган урында собор төзетүгә керткән хезмәтенә аерым урын бирелә. Хәзерге вакытта әлеге гыйбадәтханә торгызыла һәм тиздән ачылыр, дип көтелә. 

Картина Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы белән, Казан меценаты Андрей Колмаковның матди ярдәмендә гамәлгә куелган. Ел дәвамында фильм Иерусалим, Дармштад, Висбаден, Казан, Мәскәү, Екатеринбург һәм Алапаевск шәһәрләрендә төшерелә. Шул тарихи чорга караган реквизитлар кулланып, Казан дәүләт мәдәният институты кинопавильонында аерым кадрлар өчен махсус декорацияләр корылган, рәссам Нестеров эскизлары буенча костюмнар тегелгән.

  •  "Осанна" фильмы 18 июльдә, 18.00 сәгатьтә “Синема5”( Парк Хаус сәүдә үзәге, Ямашев урамы, 46 йорт) кинотеатрында күрсәтелә.

татар-информ

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк