Логотип
Хәбәрләр

Казанда Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллинаның иҗат кичәсе узды

Фәрит Хатыйпов - милли сәнгатькә тугры калган соңгы могиканнарның берсе, диделәр концерт барышында. Кичә К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Татарстанның халык артистлары Фәрит Хатыйпов һәм...

Фәрит Хатыйпов - милли сәнгатькә тугры калган соңгы могиканнарның берсе, диделәр концерт барышында.

Кичә К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Татарстанның халык артистлары Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллинаның иҗат кичәсе булып узды.

“Җыр бәйрәме” дип аталган кичә, әлеге парның 70 яшьлек юбилейлары уңаеннан оештырылды. Бәйрәм концерты башланыр алдыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы җырчы Рабига Сибгатуллина белән сөйләште. “Аллага шөкер җырчы буларак миңа баянчы эзләп йөрисе булмады, - ди Рабига Сибгатуллина. -  Яңа җыр өйрәнәсе булганда да, янымда гел Фәрит иде. Сәхнәдә 1971 елдан бирле бит инде. Безне Фәрит белән сәхнә кавыштырды. Аны Габдулла Рәхимкуловка баянчы итеп җибәрделәр. Ә мин шул бригадада эшли идем. Бергә гастрольләргә йөргәндә, дуслашып киттек. Ул вакытта гомерлек ярым булыр дигән уй башыма да килмәгән иде. Нечкә күңелле кеше булса да, төчеләнә торган гадәте юк. Гомер буе мәхәббәт җырлары язды. Ник шунда берәрсен “Мә, Рабига, бусын сиңа атап яздым, җырла!” дигәне дә булмады. Хәзер инде азрак картаебрак та киттек. Сәламәтлек бик кирәк нәрсә. Әлеге концерт алдыннан да хастаханәдә дәваланып алдык. Шулай да Фәрит концертны үзе оештырып чыкты. Шуның өстенә күп кенә яңа җырлар иҗат итте. Ә бүген мин аның яшь чагымнан яратып башкарган дүрт җырын башкарачакмын”.

 

“Рабига Сибгатуллинага табигать тавышны мул итеп биргән, ди сәнгать белгечләре. - Анда - нурлы, төсмерләргә бай тембрлы көчле тавыш, иркен сулыш, килешле буй-сын, мөлаем йөз. Аһәңе җиңел һәм иркен, шул ук вакытта гади һәм табигый - аңарда ясалмалылык, кылану манерасы юк. Рабига Сибгатуллина Г.Сөләйманова, З.Басыйрова, Ә.Авзалова кебек халыкчан җырчыларның традицияләрен дәвам итсә дә, ул аларны кабатламады. Аның үз тавышы, үз моңы, үзенә генә хас җырлау алымнары бар. Аның башкару осталыгы гаять халыкчан, шул ук вакытта ул эстрада алымнарын да уңышлы файдалана”.

Бәйрәм концертын Рабига Сибгатуллина Фәрит Хатыйповның Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Шулай шул” әсәре белән башлап җибәрде. Сәхнәдә һәр җырчыга Фәрит Хатыйпов, Ренат Вәлиев, синтезаторда Люция Камалова уйнады. Виртуоз музыкант Люция Камалованың төрле зурлыктагы гармуннарда уйнавын тамашачы җылы кабул итте.

Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән Татарстан мәдәният министрының урынбасары Гүзәл Шәрипова котлады. Ул сәнгать осталарына Татарстан Президентының “Рәхмәт хатын” тапшырды.

Фәрит ага Хатыйпов Г.Тукай исемендәге татар филармониясендә 33 ел эшләгән музыкант. Филармония коллективы исеменнән бәйрәм хуҗаларын Г.Тукай исемендәге филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов тәбрикләде. А.Фәйрахманов җитәкләгән Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы тамашачы тарафыннан кайнар алкышларга күмелде.

Сәхнәдә олы буын сәхнә осталары белән беррәттән, яшь артистларның да чыгыш ясавы, композитр Фәрит Хатыйповның җырлары халыкчан булына ишарә ясады сыман. Сәхнәдә җырлаган, шулай ук чыгыш ясаганнар Фәрит Хатыйповның чын композитор, халык күңелен тоеп иҗат итүче сәнгатькарь буларак бәяләде. “Безнең буын композиторлар арасында Риф Гатауллин, Илгиз Закиров һәм Фәрит Хатыйпов үлемсез җырлар авторы булып тарихка кереп калды, - ди Гөлзада Сафиуллина. - Хәзер инде андый композиторлар юк дәрәҗәсендә. Фәрит Хатыйпов халык күңелен тоеп иҗат итүче, талантлы композитор. Аның җырларын рәхәтләнеп башкарабыз”.

Ф.Хатыйпов турында сәнгать осталары һәрвакыт җылы фикердә булды. Филармониядә баянчы аккомпаниатор буларак эшләү дәверендә, нинди генә әсәрне башкармасын, үзенең табигый сизгерлеге, ритмны нечкә тоемлавы, музыкальлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора иде, диләр аның хакында. Һәр җырчы башкаручының җырлау үзенчәлекләрен күздә тотып уйнаучы һәм һәрбер әсәрнең аһәңен нечкә тоемлаучы профессиональ музыкант Фәрит Хатыйпов белән барлык сәнгать осталары да бик теләп чыгыш ясыйлар. “Җыр бәйрәме”ндә катнашкан сәхнәдәш дусты Фердинад Сәләхов та Хатыйпов иҗатын югары бәяләде. Ул аны чын татарча, милли итеп иҗат итүче соңгы могиканнарның берсе, диде. Сүз уңаеннан Фердинад Сәләхов репертуарында Хатыйповның 16 җыры бар.

Фәрит абый, Рабига апаның иҗат юлына күз ташласаң, чыннан да алар гыйбрәтле сәнгать юлы узганнар. Татар дәүләт филармониясендә эшләү дәверендә элеккеге СССРның ул аяк басмаган почмагы калмаган аларның. Үз чорының данлыклы җырчылары Габдулла Рәхимкулов, Зиннур Нурмөхәммәтов, Эмиль Җәләлетдинов, Таһир Якупов, Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Венера Ганиева, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка бик күп күренекле җырчылар белән бер сәхнәдә иҗат иткән алар.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: Ф.Хатыйповның көйләре спектакльләрдә дә яңгырый. Г.Камал театрында баручы “Әрем исе” (Илгиз Зәйниев) әсәрендә “Моңлану” җыры, К.Тинчурин исемендәге театрда “Бер тамчы ярату”да (Тәслимә Хәләф) “Соңгы сөю” җыры Фәрит абыйныкы.

“Мәхәббәт турында язылган барлык җырларымны да хатыным Рабигага багышлап яздым, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Фәрит Хатыйпов. - Гәрчә аларны башка җырчылар башкарса да. Рабига минем 30 лап җырымны сәхнәгә чыгарды. Кызганыч, хәзер чын милли рухта иҗат итүче композиторлар юк дәрәҗәсендә. Ә җыр сәнгате ул халык өчен булырга тиеш. Моң белән сугарылган әсәрләрне үзгәртергә, бозарга да кирәкми, дип саныйм. Шәхсән үземнең бүгенге көндә 5 җыр китабым дөнья күрде. Аллаһы боерса, спонсор тапсам, алтынчысын да чыгарырга исәп тотам. Яңа әсәрләрем дә бер саллы җыентыкка сыешлы булды”.

Юбилярларны котларга бәйрәмгә Арча, Теләче районнарыннан да килгәннәр. Алар да данлыклы якташларына олы ихтирамнарын белдерде.

Бәйрәм концертын Кәрим Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов алып барды.Сценарий авторлары – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева.

 

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк