Казанда футбол матчларыннан соң тамашачыларны 400 автобус һәм 20 трамвай кайтарачак

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Казанда футбол матчларыннан соң тамашачыларны 400 автобус, 20 өч секцияле трамвай һәм 29 троллейбус кайтарачак. Бу хакта “Татар-информ”га матбугат конференциясендә Казан башкарма комитетының Транспорт буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов хәбәр итте.

Ул 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында җәмәгать транспорты хәрәкәте гамәлдәге график буенча оештырылачак. Бары тик стадион тирәсендә хәрәкәт итә торган транспорт маршруты графигы гына үзгәреш кичерәчәк.

Марат Хисаметдинов белдергәнчә, 14 июньнән 15 июльгә кадәр “Энергетика университеты” һәм “Кәҗә бистәсе” тукталышы аша уза торган транспорт төн уртасына кадәр йөриячәк.

Аның сүзләренчә, “Миллениум”, “Ленин дамбасы”, Н.Ершов урамы, Себер тракты аша хәрәкәт итүче маршрутлардан да файдаланырга мөмкин.

20 һәм 24 июньдә, 6 июльдә матчлар 21 сәгатьтә генә башлану сәбәпле, стадион тирәсендә метрополитен белән җәмәгать транспорты төнге 2 сәгатькә кадәр эшләячәк.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
222
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Күңелсез хәбәр: Хәмдүнә Тимергалиева вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы