Казанда "ГоркиПарк" сәүдә үзәгендә тикшерү бара
(Казан, 27 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның Совет районындагы "ГоркиПарк" сәүдә үзәгендә тикшерү бара. Билгеле булганча, Кемероводагы фаҗига белән бәйле рәвештә, Генер...
(Казан, 27 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның Совет районындагы "ГоркиПарк" сәүдә үзәгендә тикшерү бара. Билгеле булганча, Кемероводагы фаҗига белән бәйле рәвештә, Генераль Прокуратура барлык төбәкләрдә сәүдә үзәкләрдә тикшерү үткәрүне йөкләде.
Совет районы прокуроры ярдәмчесе Татьяна Рудницкая, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре сәүдә үзәгендә эвакуация чыгу юлларын тикшерде. Сәүдә үзәге җитәкчесе - "Юнайт-Девелопмент" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Валентина Сахабеева гражданнар өчен барлыгы 8 эвакуация ишеге эшләвен әйтте. Аларның автоматик рәвештә эшләвен тикшерү өчен, үзәктә өйрәнү тревогасы турында игълан ителде. Системада өзеклек килеп чыгып, ишекләр ачылмаган очракта, ишек кырыендагы төймәгә басарга мөмкин.
Эвакуация юлларын карап чыккач, прокуратура хезмәткәре үзәкнең эше буенча документларны тикшерүгә кереште. Татьяна Рудницкая Совет районында 7-8 ләп сәүдә үзәге тикшереләчәген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк