Логотип
Хәбәрләр

Казанда Идел елгасында пассажир транспорты йөри башлады

Татарстан башкаласыннан көн саен Югары Осланга һәм Садоваяга кадәр теплоходлар йөриячәк. Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 30 апрель көнне, Идел елгасында пассажирлар навигациясе ачылды, дип...

Татарстан башкаласыннан көн саен Югары Осланга һәм Садоваяга кадәр теплоходлар йөриячәк.

Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 30 апрель көнне, Идел елгасында пассажирлар навигациясе ачылды, дип хәбәр итте Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. 

Көн саен Казан елга портыннан Суыксу, Түбән Ослан һәм Ключищида тукталыш ясап, Югары Осланга һәм Садоваяга кадәр бара торган "ОМ" һәм "Мәскәү" теплоходлары йөриячәк. 

Моннан тыш, Казаннан Зөягә бара торган көндәлек рейслар да ачыла. Шулай ук 26 майда Болгарга һәм Тәтешкә тизйөрешле линияләр дә җибәреләчәк. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк