Логотип
Хәбәрләр

Казанда истәлек тактасы ачылды

Казанда ТАССР һәм РФ авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Әнвәр Залаковка мемориаль ачылды. Тантана Мелиораторлар көнендә "Татмелиорация" Траст компаниясе” ААҖ территориясендә узды. Истәлек тактасы...

Казанда ТАССР һәм РФ авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Әнвәр Залаковка мемориаль ачылды. Тантана Мелиораторлар көнендә "Татмелиорация" Траст компаниясе” ААҖ территориясендә узды. Истәлек тактасы Әнвәр Залаков генераль директор булып эшләгән предприятие фасадында урнаштырылган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Озакка сузылган каты авырудан соң "Татмелиорация" траст компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков вафат быел 11 февральдә вафат булды.

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Татмелиорация» Траст компаниясе” ААҖ  генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм Әнвәр Залаковның хатыны – Ландыш Залакова катнашты. Марат Әхмәтов Әнвәр Залаковның Татарстанда мелиорацияне үстерүгә керткән зур өлеше турында сөйләде. 

  • Әнвәр Залаков 1949 елда Чистай районы Акбүре авылында (хәзер Яңа Чишмә районына керә) туган. 1989-1991 елларда «Алькеевоагропромхимия» рәисе, 1991-1995 елларда – «Татсельхозтехника» холдинг ширкәте җитәкчесе, 1995-1999 елларда – Сарман районы башлыгы; 1999 елдан башлап «Татмелиорация» акционерлык җәмгыяте генераль директоры. ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. 

Әнвәр Залаков җитәкчелегендә 500дән артык гидротехник һәм эрозиягә каршы корылма төзелә һәм реконструкцияләнә, 31,5 мең гектардан артык сугарулы җир эксплуатациягә тапшырыла, суга 800гә якын артезиан скважинасы казыла һәм 600 км дан артык су торбасы үткәрелә.

Аның хезмәте СССР, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә, югары Дәүләт бүләкләренә һәм Мактаулы исемнәргә ия була  Ул Әлки, Сарман, Яңа Чишмә һәм Биектау районнарыың Мактаулы гражданины.

татар-информ

 

Фото: agro.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк