Казанда «Йөрәкле шәһәр» III инклюзив гаилә фестивале узачак

27 июльдә Казанның Урицкий паркында "Йөрәкле шәһәр – Сердца города" III инклюзив гаилә фестивале узачак. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Игелекле Казан” проекты белән берлектә оештыра. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әлеге фестиваль физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту максаты белән уздырыла.

Фестивальдә "Зәкят" хәйрия фонды карамагындагы балалар катнаша. Чараны карарга һәркем килә ала.

Фестиваль 11.00 сәгатьтә башлана. Чараның программасы бик кызыклы һәм бай булачак. Кунакларны иҗади сәләтләрне үстерү буенча мастер-класслар, аквагрим, сабын куыклары тамашасы һәм хәйрия ярминкәсе көтә. Шулай ук үзенчәлекле сабыйлар тәмле һәм сәламәт ризык әзерләү буенча кулинария мастер-классы уздырачак. Моннан тыш, балаларны инклюзив велоузыш көтә.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйрәм инвалид балаларга һәм гаиләләргә бер-берсе белән танышырга һәм дуслашырга ярдәм итәчәк. 

татар-информ

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
403
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәния Фәрхи турында: «Бөтен акчасын ир-атларга биреп бетерде, үзенә кайтырлык та акчасы калмады»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы